Йорт хайваннары безнең якын дусларыбыз

2021 елның 6 августы, җомга

Без бу атнада  Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында балаларны йорт хайваннары тормышы белән таныштырдык. Балалар йорт хайваннары һәм аларның балалары турында белемнәрен ныгыттылар. Сүзлек запасын баеттылар, әйләнә-тирә табигать дөньясы белән кызыксынуны һәм танып-белү активлыгын арттырдылар. Кызыклы хикәя слайдлар һәм картиналар кулланып алып барылды. «Угадайка» уенын уйнадылар, өй хайваннарын кыргый хайваннардан аерырга өйрәнделәр. Табигаттә кәҗә артыннан күзәттеләр, аны кургэч балалар шунда ук тынып калды,кәҗә узен күзәтүләрен белгәчтә,китәргә ашыкмады. Без балалар белән хайваннар турында нәрсә  белгәнне искә төшердек:

Кайда яши; нәрсә белән туклана; кешеләргә нинди файда китерә; хайваннар турында ничек кайгыртырга кирәк. Балаларга мондый күзәтү бик ошады, бик күп тәэсирләр калдырды. Белемнәрне ныгыту өчен без балалар белән кәҗә рәсемен ясадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International