«Куркынычсызлык әлифбасы!»

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Балалар бакчасының һәм педагогик коллективның төп бурычы – балаларның физик һәм психик яктан сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту. Төрле чыныктыру чаралары белән рәттән балалар пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә өйрәнәләр. Бу максатны тормышка ашыру өчен Олы Нырты “Милэшкэй” балалар бакчасы тәрбиячесе Богавеева Г.Ш. “Куркынычсызлык әлифбасы!” дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Ул балаларны ут сүндергеч һәм кашмо белән таныштырды. Балалар кулдан тегелгән, төтеннән саклый торган битлекләрне киеп карадылар. Ахырдан “Песи йорты” дип исемләнгән мультфильмны карап алган белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International