2 нче август көнне "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Курсабаш мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе укучыларына букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Әлеге акциядә катнашканнарга барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары IV слетының рәсми ачылышы булды. Әлеге чарада 31 мәктәп урманчылыгыннан командалар катнашты. Слет кысаларында оештырылган күргәзмәдә Балалар иҗат үзәгенең техник иҗат юнәлешендәге берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар чарада катнашучы кунакларга үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
Бүген балаларда табигатьтә үз-үзеңне дөрес тота белү, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү, үзара хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү максатыннан Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында "Без табигать дуслары" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара урманчы картының килүе белән бик күңелле башланып китте.
27 июль көнне, «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Явлаштау урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Ренат Хәмит улы Нуриев катнаштылар.
27 июльдә Иштуган урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев иганәчелегендә шахмат уйнау зонасы ачылды.Чарада Саба мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф.,авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М.,укытучылар һәм укучылар катнашты
22-26 июль көннәрендә Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының бишенче сменасы – IT BILER FORUM узды.
Җәй - спорт уеннары, күңелле чаралар һәм актив ял өчен бик уңай вакыт. “Шәмәрдән 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасы” нда узган атнада җәйге ял Һәм спорт уеннарына багышланган атналык узды. Дүшәмбе көнне балалар тәрбиячеләр белән Туп Көнен билгеләп үттеләр, туп белән булган уеннарны искә төшереп, үзләренең бу уен снарядын куллана белү осталыкларын күрсәттеләр.
Бүген Шәмәрдәннең 1нче «Әкият» балалар бакчасына йөрүче балалар арасында шахмат һәм шашка буенча ярыш үткәрелде. Бу чарада уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары зур кызыксыну белән актив катнашты. 2020-2021 нче уку елында зурлар төркеменә йөрүче балалар тренер Альберт Рәшит улы белән шахмат уенының серләрен өйрәнделәр.
22 июля на базе Центра детского творчества прошло торжественное мероприятие «Помоги собраться в школу!» для учащихся из малообеспеченных и многодетных семей. Благотворительная помощь была оказана 27 учащимся, из них 6 будущие первоклассники. Глава Сабинского муниципального района Раис Нургалиевич Минниханов вручил детям школьные портфели и поздравил их с наступающим праздником. Также семьям была оказана спонсорская помощь индивидуальными предпринимателями и организациями района.
Балаларны чәчәк ата торган үсемлекләр белән таныштыру максатыннан, балалар белән “Балачак” бакчасының гөлбакчасына экскурсия оештырылды. Җир кишәрлегендә мәктәпкәчә учреждение, бакча булдыру зур тәрбияви әһәмияткә ия.