Ел саен балаларның уку елы башында куркынычсызлыгын арттыру, мәктәп каникулларыннан соң юлларда, транспортта һәм көнкүрештә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен торгызу, шулай ук янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда адекват гамәлләр кылу максатыннан мәктәпләрдә балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә.
И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбендә Куркынычсызлык айлыгы кысаларында Беслан корбаннары истәлегенә митинг үткәрелде, асфальтта рәсем конкурсы оештырылды. Советлар Союзы Герое иИ.С.Башкиров исемендәге отряд яшьармиячеләре «Тормыш тамчысы» акциясендә катнаштылар. Укуның беренче көннәрендә коллективның мәктәп бинасыннан эвакуациясе үтте, ә сыйныф сәгатьләрендә гадәттән тыш хәл очрагында гамәлләр алгоритмын өйрәнүне дәвам итәбез. Саба районы Эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән очрашу узды, анда хокукый мәгълүмат яңгырады. Гомуммәктәп линейкасында 5 сыйныф укучыларына куркынычсызлык көндәлекләре тапшырылды.
Башка юнәлешләр буенча да эш алып барыла. Сыйныф сәгатьләрендә укучылар халык санын алу тарихы һәм процедурасы белән таныштылар. Барлык коллектив та татарча диктантта катнашты.