«Үсеш ноктасы»цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәген ачу

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

"Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында Олы Шыңар урта  мәктәбендә 2021 елның 1 сентябрендә «Үсеш ноктасы»цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәгенең тантаналы ачылышы булып узды.

Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Алмаз Габделхакович, район электр элемтәсе начальнигы Алмаз Тәбрисович, мәктәп директоры, укытучылар һәм укучылар катнаштылар. Чакырылган кунаклар барлык катнашучыларны әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, укучыларның фән өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм мәктәпнең барлык хезмәткәрләренә иҗади уңышлар теләделәр.

Мәктәп директоры Рамил Гыйлемханович үз чыгышында "Үсеш ноктасы" үзәгенең гомуми мәдәни кыйммәтләр, цифрлы грамоталылык, шахмат белеме, проект эшчәнлеге, балаларның, укытучыларның, ата-аналарның иҗтимагый үзаңын үстерү өчен мөһим булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International