Мәктәбебездә "Туган якны өйрәнү" музее эшли. Безнең музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алдылар.
Музейның төп максаты: татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, тор- мыш көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр җыю; музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү. 8 сентябрь көнне 9 сыйныф укучылары тарих укытучысы Ярмиева Г.М. белән берлектә музейда булдылар. Балалар зур кызыксыну белән укытучы сөйләвен тыңладылар һәм экспонатларны карадылар. Укучылар үзләре дә экспонатларга карата үз фикерләрен җиткерделәр. Экскурсия аларга бик ошады.