Олы Кибәче мәктәбе укучысы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итте

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Саба районы укучылары район, республика лагерьларында гына түгел, Халыкара лагерьларда да ял итәләр. Олы Кибәче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хәнәфиев Тимур 24 августтан 13 сентябрьгә кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итте. Бирегә илнең барлык почмакларыннан  укуда, спортта, сәнгатьтә яки җәмәгать  эшләрендә уңышларга ирешкән балалар килә.  Юллама алу өчен   «Путевка» АИС   автоматлаштырылган системага    үз уңышларыңны  чагылдырган   портфолионы, грамоталарны  кертергә һәм юллама өчен  конкурста катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International