9 августта барлык укучылар үзләренең бәйрәмнәрен - Бөтендөнья китап сөючеләр көнен билгеләп үтәләр. Китап сөючеләр көненең төп бурычларыннан берсе – китап укуны популярлаштыру. Бу көнне Юлбат күчмә авыл китапханәсе, Тенеки авыл клубы белән берлектә, "Җәйге китапханә" проекты кысаларында, "Китап сөючеләр утравы" әдәби бәйрәме үткәрде. Оештыручылар балаларны китап язу тарихы һәм бәйрәм тарихы белән таныштырдылар. Яшь китап сөючеләр яраткан шигырьләрен яисә китаплардан өзекләрне кычкырып укыдылар, "Әкият дөньясында" конкурсында катнашканда актерлык сәләтләрен күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. Ахырда балалар өчен китапларга күзәтү ясалды.
8 августта Юлбат авыл китапханәсе мөдире «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясенә кушылды.
Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта хайваннарны яклау буенча халыкара фонд инициативасы белән билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Юлбат авыл китапханәсе «Безнең йомшак дуслар - мәчеләр» дип исемләнгән чара үткәрде. Яшь укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырды, күзәтү үткәрде һәм мәчеләр турында кыскача мәгълүмат бирде. Катнашучылар бу хайваннар тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Мәчеләр турындагы әкиятләрне искә төшерделәр һәм алар турында кызыклы моментлар сөйләделәр. Балалар рәхәтләнеп шигырьләр укыдылар, табышмакларны чиштеләр.
5 августта Бөтендөнья светофор көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм-балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемасына җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту, балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүен булдырмау максатыннан, 7 августта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы И.Д. Насыйбуллин һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе башлыгы Ягъфәрова Г.Н. белән бергә «Светофорның кирәк өч сүзе» куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.
3 август – Бөтендөнья карбыз көне. Бу көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Күңелле карбыз көне» дип исемләнгән танып - белү сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар өчен төрле викториналар һәм ребуслар үткәрелде. Чара карбыздан сыйлану белән тәмамланды.
19 июль көнне, Халыкара шахмат көне кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Синең йөрешең» дип исемләнгән дуслык шахмат турниры үткәрделәр. Шахмат-спорт, фән, сәнгать. Шахмат - ул беренче чиратта үз-үзеңне сынау, осталыкның югары ноктасына ирешү. Бу гармонияле физик һәм интеллектуаль үсеш, форманы саклау өчен озак күнегүләр һәм эмоциональ тотрыклылык. Бу хәтер һәм игътибар, тапкырлык һәм математик сәләтләр, логика һәм фантазия үсеше. Уен кагыйдәләре турында чарада катнашучыларга кунак - шахмат Патшабикәсе сөйләде. Ул балаларны әлеге спорт төре белән таныштырды, фигуралар, аларның куелышы һәм уен вакытындагы гамәлләр барышы турында сөйләде. Балалар кызыксындылар һәм хәтта бер-берсенә каршы партия уйнадылар. Очрашуда катнашучыларның күбесе шахмат уены кагыйдәләре белән таныш һәм уйный белә. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Балалар көндәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булып, башкаларның уңышсызлыкларына теләктәшлек белдерделәр. Катнашучылар шулай ук шахмат белән бәйле төрле риваятьләр һәм мифлар турында белделәр, мәсәлән, «ак һәм кара» риваяте. Шахмат фигураларының хәрәкәтләрен рольле уеннар рәвешендә күрсәттеләр. Шахмат турнирында дуслык җиңде.
17 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл чишмәләре буйлап «Яшә чишмә!» дип исемләнгән сәяхәт оештырдылар. Балаларга чишмә суының чыгышы, файдасы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеге турында аңлатылды. Алар шулай ук чишмәнең ничек агуын, җирле халыкның суны ничек җыюын да күзәттеләр. Балалар табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында уйланырга тиеш. Мондый максатчан йөрүләрне һәм экскурсияләрне оештыру су чыганакларына һәм туган якның табигатенә сакчыл мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген ел дәвамында күзәтү балаларда танышырга, сорарга, фикер йөртергә, сөйләргә теләк тудыра. Чара яңа китаплар белән танышу һәм табигатьтә уку белән тулыландырылды. Чараның икенче өлешендә бергә хәрәкәтчән уеннар уйнап күңелле ял иттеләр. Чара ахырында чишмәдән су эчеп, пикник оештырылды.
16 июль көнне Юлбат авыл китапханәсе "Ромашка" балалар бакчасында "Әкиятләр иленә сәяхәт!" дигән фольклор сәгать үткәрде. Әкиятләр -балаларның иң яраткан китаплары. Балалар белән әкият иленә сәяхәт кылдылар, китап күргәзмәсе һәм курчак театры тәкъдим ителде. "Өч кыз" әкиятен кәгазь курчаклар ярдәмендә уйнадылар.
«Җәйге китапханә 2024» проекты кысаларында, 15 июль көнне Юлбат авыл китапханәсендә "Җәйге китапханәдә" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның «Туган авыл» шигырен һәм «Бәхет» хикәясен укып, «Җәйге китапханә»проектының биремнәрен үтәделәр.
Юлбат авылында җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларындагы чокырларны ремонтлау эшләрен башкара.