Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы катнашты.