3 гыйнвар көнне Тенеки авыл клубында Багавиева Рифидәнең «Рәхмәт сезгә, авылдашлар, мин биредә таптым бәхетне» дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды.
6 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яңа ел шатлыклары» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Конкурс һәм биремнәрнең темасы Саба районына багышланган иде. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар. Алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп кунакларыбызны сөендерделәр. Кыш бабай изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.
Бу көннәрдә Юлбат авыл җирлегендәге оешма-предприятияләрдә яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.
Тенеки авыл клубында атна саен традициягә кергән “Кич утыру”лар дәвам итә. 13 декабрь көнне кич утыру - “Яңа елга әзерлек” буенча узды. Бәйрәмдә уйнатыласы уеннар барланды, җыр-биюләр турында сөйләшенелде. Бәйрәм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Ахырда бәйрәм чыршысы бизәлде.
3 нче декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, кикапханә хезмәткәрләре “Ромашка балалар бакчасында “Кыш бизәкләре” дигән тема буенча уенлы танып –белү чарасы үткәрделәр. Чарада дидактик, музыкаль уеннар кулланылды.Китап күргәзмәсе оештырылды.
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында әниләр көненә багышлап “Әнием–күз нурым” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Кадерле әниләребезне котлап балалар “Кызыл алма” әкиятен рольләргә бүленеп уйнадылар. Бик нәниләребез үзләренең әниләренә матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр. Йосыф-Алан балалар бакчасында да балалар әниләрен үзләренең матур җырлары, биюләре, шигырьләре белән сөендерделәр. Иң ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.
23 ноябрь көнне, Тенеки авыл клубында, Юлбат мәдәният йорты коллективы белән берлектә, "Безгә гомер биргән Әнкәйләргә - исән чакта һәйкәл куярлык" дип исемләнгән концерт программасы узды. Бәйрәм җыр, бию, шигырь һәм уеннар белән үрелеп барды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Рәшит улы барлык әниләрне бәйрәм белән котлады.
Беренче салкыннар башлану белән сулыклар юка боз белән каплана. 17 ноябрь көнне Тенеки авыл клубында балалар белән "Сулыкларда сак булыгыз!» дигән әңгәмә үткәрелде. Беренче боз нык тоела, ә чынлыкта ул юка. Шуны истә тотарга кирәк, көзге бозга саклык белән генә чыгарга мөмкин, бары тик башкаларга ярдәм итү өчен генә.
6 ноябрь көнне Тенеки авыл клубында ,50 яшьләрен тутырган Язилә Камил кызы һәм Рәхилә Кәримулла кызы хөрмәтенә,"Үткән гомерем-агымсу"дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Аларны котларга туганнары һәм күршеләре генә түгел, сыйныфташлары һәм дуслары да килгән иде.