«Гомер тавы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Йосыф-Алан һәм Тенеки мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә чакырылган шагыйрә Ильмира Гыймаева белән «Гомер тавы»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, моңа аудиториянең гадәти булмаган ихласлыгы һәм ачыклыгы ярдәм итте. Шагыйрә бик оста итеп шигырьләр укыды, үз шигырьләренә язылган җырларын да җырлады. Аның шигырьләрен чара кунаклары бик матур итеп укыдылар, шулай ук Ильмира Гыймаева язган җырларны башкардылар. Һәр катнашучы авторга яңа иҗади үрләр яулауларын, матур якты образлар һәм яңа идеяләр булдыруларын теләде. Чара ахырында авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р һәм мәдәният йорты, авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре язучыга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, алга таба да хезмәттәшлек итүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International