7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шушы уңайдан Юлбат авыл китапханәчесе  авыл фельдшеры белән берлектә  “Сәламәтлекне сатып алып булмый” темасына әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада балаларга  таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия булуы турында аңлатылды. Балалар фельдшер биргән сорауларга җавап бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында тыңладылар.  "Сәламәтлек илендә” - викторинада катнашып күп мәгълүмат алдылар. Сәламәтлек темасына багышланган табышмакларга төгәл җавап бирделәр. Ахырдан барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. “7 апрель –Бөтендөнья сәламәтлек көне”китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International