"Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Юлбат мәдәният йорты,  китапханә  хезмәткәрләре Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерудә катнашкан авылдашларыбыз Нурмый абый Хафизов һәм Ганиев Альберт  белән "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате уткэрделәр. Авария һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә йөзләгән мең янгын сүндерүче,   ГО гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләре, ГО хәрбиләштерелмәгән формированиеләре белгечләре, галимнәр,министрлык һәм ведомосте белгечләре катнашты. Һәр  ликвидатор  үз илен яклау өчен үз сәламәтлеген корбан итеп,югары    Шәхси батырлык һәм каһарманлык күрсәткән. Шулар арасында безнең авылдашларыбыз да бар.Нурмый абый 1986 елнын сентябрь - декабрь айларында 82 эш коне , Ганиев Альберт 60 көн була. Укучы балалар кунакларны  игътибар белән тыңладылар, кызыксынып сораулар бирделәр.Чара  ахырында  авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рашитович килгән кунакларга изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International