“Космонавт – кыюлар һөнәре” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре белән берлектә  “Космонавт – кыюлар һөнәре”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.Максатыбыз: Космос,планеталар,космонавт Юрий Гагарин белән таныштыру,Кояш системасы макетын ясау иде.Чара барышында балалар беренче космонавт Юрий Гагарин,аның балачагы,яшьлек, мәктәп еллары,беренче очышы турында тыңладылар.Әңгәмәбезгә бик теләп кушылдылар,кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.Кояш системасы макетын бергәләп ясадык,бик матур кулланма килеп чыкты.”Галәм дөньясы ”китап күргәзмәсе куелды,күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International