ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте.   Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегендә яшәүче яшь парлар – агымдагы елның август аенда гына гаилә корып яши башлаган Алинә һәм Фаил Мәҗитовлар да катнашты. Яшь парны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Ярты гасырны бергә кичкән өлкәннәрдән дә яшьләр адресына ихлас теләкләр, гаилә кыйммәтләрен саклап калырлык, бу хисләрне балаларына, оныкларына, оныкчыкларына күчерерлек киңәшләр дә яңгырады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте.   Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегеннән Билаловлар гаиләсе дә катнашы. Юбилярларны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, юбиляр парларның балалары тәбрикләде. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте.   Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегеннән Хәсәновлар гаиләсе дә катнашы. Юбилярларны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, балалары тәбрикләде. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

27
сентябрь, 2024 ел
җомга

25 сентябрь көнне Юлбат авыл  китапханә мөдире «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды. Сәламәтлекне ничек ныгыту һәм саклау турында мәгълүмат тәкъдим иттелде. Сәламәт яшәү рәвеше дөрес туклануны оештыруны, тигез физик йөкләнешне, даими ял итүне күз алдында тота.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

21 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе балаларны вакытлы матбугат белән таныштырды. Балалар мавыктыргыч уеннар уйнадылар, кызыклы биремнәр, сканвордлар чиштеләр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Кызыклы китап белән очрашу - ул һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу – икеләтә шатлык. Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле. Китапханәнең китап фонды яшь укучылар өчен яңа әдәбият белән тулыланды. Укучыларны әдәби яңалыклар белән таныштыру максатыннан "Танышыгыз! Яңа китаплар!" дип аталган китап күргәзмәсе куелды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Террорчылыкны профилактикалау максатыннан Юлбат авыл китапханәсе "Сак булыгыз - террорчылык!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче әңгәмә барышында укучыларга террорчылыкның сәбәпләре, нәтиҗәләре, теракт куркынычы барлыкка килеп тоткын итеп алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора. Кукурузны кырлардан  механизатор Мәҗитов Зөфәр ура. Массаны ташуга   дүрт берәмлек техника куелган. Шоферлар: Фатихов Расих, Фархуллин Илфар, Мансуров Фаил, Сәхәбиев Илнур. Силос массасы трамбовкасында   Т-75 и МТЗ-122 тракторы җәлеп ителгән, аларда тәҗрибәле механизаторлар: Әглиев Илдус һәм Нуретдинов Фәнил эшли. Бөтен процессны  агроном Хисамиев Фидәил  җитәкли. Силос салганда яшел массаны  траншеяга тигезләп һәм  тыгызлап  таптап урнаштырып баруга зур игътибар бирелә, чөнки терлек азыгының сыйфаты да шуңа бәйле. Әлеге участокта эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Хаҗиева Энҗе контрольдә тота.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

21 сентябрьдә Юлбат авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы -  2024» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

“Экстремизмга - Юк!” айлыгы кысаларында  Юлбат төп мәктәбе укучылары белән “Спорт экстремизмга каршы” исеме астында спорт чарасы үткәрелде. Чараның максаты - яшьләрне спортка җәлеп итүнең мөһимлеген нигезләү, сәламәт яшәү рәвешен һәм конфликтсыз тәртип культурасын пропагандалау. Ярыш вакытында укучылар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, шулай ук бер-берсенә дустанә мөнәсәбәттә булуларын күрсәттеләр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International