Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Очрашу бик кызыклы формада узды. Башта элеккеге укытучылар, хезмәткәрләр күңелле дәресләрдә булдылар, аннары укучылар һәм укытучылар көче белән оештырылган концерт карадылар. Өлкәннәр чәй эчкәндә яшьлекләрен искә төшерделәр, борчыган проблемалар, киләчәккә планнар турында фикер алышырга да онытмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International