27 ноябрь көнне Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында “Белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә өстәл уеннарын куллану” темасы астында тәрбиячеләрнең район семинары булып узды. Тәрбияче Рахимуллина Резеда Р. 5-6 яшьлек балалар белән өстәл уеннары кулланып ачык шөгыль күрсәтте. Балалар А.Алишның “Куян кызы” әкиятен куйдылар.Тәрбияче Галимзянова А.А. тәрбиячеләргә “Парын тап” дидактик уенын ясау буенча мастер класс күрсәтте. Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Хабибрахманова Д.Р. чыгыш ясап, тәкъдимнәрен җиткерде. Семинар эчтәлекле һәм матур узды.