«Сез безгә кирәк әле»

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Тенеки авыл клубында «Сез безгә кирәк әле» дип исемләнгән чара булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, озын гомер теләде һәм махсус хәрби операциягә ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Юлбат авыл китапханәсе мөдире дә котлаулар һәм изге теләкләр белән чыгыш ясады. Чарада катнашучы бер-берсе белән аралаша, шатлыкларын уртаклаша, бии, хәтта үзләренең яраткан җырларын башкара алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International