18 гыйнварь көнне алкалы хоккей буенча Саба районы Чемпионаты башланды. Шекше авыл җирлеге хоккей командасы Эзмә авыл җирлеге һәм «Игенче» ҖЧҖ хоккей командалары белән очрашты. Шекше авыл җирлеге хоккей командасы Игенче хоккей командасын 4:3, ә Эзмә авыл җирлеге хоккей командасын 7:0 исәбе белән җиңде.
Шекше авылында хоккей тартмасын яңа сезон ачылышына әзерләү
Шекше авыл җирлегенең Алан-Елга авылында туып үскән Айдар Айрат улы Яхин «Фронтка ярдәм өчен" медале белән бүләкләнде.
30 декабрь көнне Шекше авыл мәдәният йортында Яңа ел алды бәйрәме үткәрелде. Авыл халкын һәм кунакларны «Яңа елга-яхшы кәеф белән»дип исемләнгән концерт – тамаша күрсәтелде. Кичә җырлар, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурсларга бик бай булды.
Шекше Фельдшер-акушерлык пункты район күләмендә сәламәтлек саклау оешмалары арасында “Иң яхшы Яңа ел чыршысын бизәү» конкурсында 2 нче урын яулады.
Шекше авыл җирлеге “Иң яхшы Яңа ел чыршысын бизәү-2025” конкурсында Саба муниципаль районы авыл җирлекләре арасында 1 нче урын яулады.
Шекше авыл җирлеге баш бухгалтеры Шафикова Г.М. Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
3 декабрь көнне Шекше мәдәният йортында Әниләр көненә һәм инвалидлар унконлегенә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм әлеге вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте. Кунаклар өчен "Бөрлегән" үрнәк татар балалар фольклор коллективы тарафыннан концерт әзерләнгән иде. Яшь талантлар җыр - бию, музыка коралларында уйнап, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалары уңышлары белән сөендергән әниләр һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны яратып һәм кайгыртып тәрбияләүче әниләр аерым мәртәбәле кунак булдылар. Алар белән бергә бәйрәмгә аларның балалары да килгән иде. Концерт программасы күңелле уеннар һәм мавыктыргыч конкурслар белән гармонияле үрелеп барды, анда әниләр һәм балалар актив катнаштылар, бердәмлек һәм шатлык атмосферасы тудырдылар.
30 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Әнием минем кадерлем" дигән концерт булып узды. Бу бәйрәм дә һәрберебезнең тормышындагы иң мөһим кешегә - әниебезгә сакчыл мөнәсәбәтебезне искә төшерәбез. Барлык әниләр өчен дә бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Сәхнәдә иҗади гаиләләр: әтиләр, әниләр, балалар, абыйлар һәм апалар чыгыш ясадылар, гаилә, әниләр турында матур җырлар башкардылар, шулай итеп залдагыларның күңелләрен күтәрделәр. Шулай ук шигырьләр, яраткан әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Концертка махсус хәрби операциядә катнашучы Шәрифуллин Фәниснең әнисе дә чакырылган иде. Аңа бүләкләр тапшырылды, улының тизрәк исән-сау кайтуын теләделәр. Кич җылы, уңайлы атмосферада үтте. Барлык катнашучыларга да яхшы кәеф һәм бүләкләр тапшырылды.