«Беренче ярдәм» Бөтенроссия проекты кысаларында ОБЗР укытучы-оештыручысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. һәм 11 класс укучысы Башаров Альмир беренче ярдәм күрсәтү төшенчәләре һәм нигезләре белән таныштырдылар. Дәрес барышында балалар беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә, йөрәк-үпкә реанимациясенә ничек дөрес керешергә һәм зыян күрүчене аңындамы, юкмы икәнен ничек дөрес билгеләргә икәнен белделәр, һәм гади гамәлләрнең кешенең сәламәтлеген, ә кайчакта гомерен дә саклап кала алуы турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Төбәк авылыннан Исмәгыйловлар гаиләсе "Шәҗәрә" фестиваленең зона этабында катнаштылар. Алар тамашачыларга үзләренең милли ризыкларын, кул эшләрен һәм гаиләләре турында бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр. Хәзер алар бу фестивальнең район этабында катнашачак. Аларга уңышлар телибез!
Кече Кибәче авылында 2024 ел өчен үзара салым акчасы хисабына планлаштырылган эш төгәлләнде. Анда зиратка эш кораллары кую өчен корылма төзелде.
Төбәк авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелеше төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә газ тоташтыру эшләре генә калып бара.
Төбәк авылында 2024 елга үзара салым акчасына планлаштырылган эшләр төгәлләнде. Төбәк авылында коены һәм аның тирәсен төзекләндерү эше планлаштырылган иде.
Хәзерге вакытта җинаятьләрнең яңа төре барлыкка килде: үзләрен махсус хезмәтләр яки башка ведомстволар хезмәткәрләре дип таныштырып, җинаятьчеләр гражданнарны финанс файда вәгъдәләрен яки шантаж методын кулланып, террорчылык һәм диверсия гамәлләре башкарырга этәрәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге җинаятьләрне башкарганда җинаятьчеләр заманча технологияләр куллана, шуңа күрә бүген уяулыкны сакларга, шулай ук киберкуркынычсызлык һәм медиаграмотлык күнекмәләрен үстерергә кирәк. Шул уңайдан авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары алдында "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч"дигән темага чыгыш ясады.
"Эш беткәч, уйнарга ярый» - ди, халык мәкале. Көзге уңышны жыеп алгач, Олы Кибәче урта мәктәбендә дә уңыш бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәм укучылар башкаруындагы күңелле жыр, биюләр белән үрелеп барды. Мул итеп әзерләнгән өстәлләр күз явын алырлык иде. Һәр класс үз өстәлен бизәде. Барысы үз фантазияләрен эшкә жигеп, барлык мөмкинлектәрен кулланган иде.
Халыкара мәктәп китапханәләре көне алдыннан 1 класс укучылары мәктәп китапханәсендә булдылар. Беренче сыйныф укучылары китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, бизәлгән китап күргәзмәләренә аерым игътибар бирелде. Олы Кибәче урта мәктәбе китапханәчесе Илсөя Рамазан кызы укучыларны китапханә, якты китап күргәзмәләре, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштырды. Яшь укучылар китапның барлыкка килү тарихын белделәр, яңа сүзләр белән таныштылар: абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж һ. б. Алар шулай ук кирәкле китапны ничек табарга икәнен белделәр, китапханә кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәгә беренче тапкыр бару кызыклы, мавыктыргыч һәм белемле булды. Балалар китапханәнең даими укучылары булачагына ышанасы килә!
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Саба" ҖЧҖ бу ялларда пай җирләре өчен халыкка ашлык бирде.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында кукурузадан мал азыгы әзерлиләр. 150 гектар кукурузадан силос салынган, 140 гектарыннан корнаж әзерләнгән, ә 120 гектарыннан чәчүлек орлыкка алырга җыеналар.