Кече Кибәче авылы хатын-кызларыннан торган команда СВО егетләренә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырды. Алар 150 йомыркадан токмач, 50 тартма чәкчәк, тагын берничә пакет тәм-томнар әзерләделәр. Халыкара Әниләр көне уңаеннан, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин аларга җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.