Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр.
Олы Нырты авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе булып узды
Балаларнын ялларын тагын да күнеллерэк итеп уткәру уңаеннан, көнне Олы – Нырты авыл мәдәният йортында « Ямьле язлар җиткәч» дип исемлэнгэн балалар концерты булып узды.
Олы Нырты авыл китапханәсе Чәбия -Чүрчә авыл клубы белән берлектә, Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Тукай-сүнмәс йолдыз ул" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.
Бүген Олы Нырты авыл җирлегендә Саба муниципаль районы умартачылары семинары булып узды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Олы Нырты авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.
Экологик икеайлык кысаларында Олы Нырты авыл җирлеге учреждениеләре һәм оешмалары өмәләр үткәрделәр.
21 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында Олы Нырты авыл җирлеге сәркәтибе катнашында - « 21 апрель –җирле үзидарә көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Олы Нырты мэдэният йортына зур концерт тамаша карарга жыйды
Олы Нырты мәдәният йортында “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән темага, “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, фольклор дәрес күрсәтелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр һәм бергәләп милли уеннар уйнадылар. Чарада катнашкан нәниләребез - туган телебез турында өйрәнгән шигырьләрен , җырларын башкардылар. Элеге милли дәрес бергәләп “ Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.