"Тукай-сүнмәс йолдыз" интеллектуаль уены "Головоломка", китап күргәзмәсе күзәтү

2021 елның 30 апреле, җомга

     Олы Нырты авыл китапханәсе Чәбия -Чүрчә авыл клубы белән берлектә Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Тукай-сүнмәс йолдыз ул" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле башваткычлар сорауларына җавап бирделәр. Һәр катнашучы укылган китапларның исеме белән уртаклаштылар, ә кайберләре Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китапханәче Бөек татар шагыйре , публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Тукайның бу темага багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Ә кичәнең ахырында катнашучылар «Туган тел"җырын бик теләп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International