Бәйрәм концерты «Ямьле язлар җиткәч»

2021 елның 30 апреле, җомга

     Олы – Нырты  авыл мәдәният йортында « Ямьле язлар җиткәч» дип исемлэнгэн балалар концерты булып узды. Балалар, тамашачылар өчен концерт номерлары әзерләп, шигырьләр , җырлар, биюләр аша узләренең бөтен мәхәббәтен һәм йөрәк җылысын җиткерделәр. Бәйрәм бөтен кешегә шатлык,көлү, бик күп уңай эмоцияләр китерде.  Балалар  үзләренең нинди талантлы тырыш, оста булуларын барлык тамашачыларга күрсәттеләр һәм  истэлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Барлык чыгышларны да тамашачылар җылы кабул итте һәм һәр чыгыш алкышларга күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International