“Халкыбызның күңел бизәкләре”- фолклор дәрес

2021 елның 30 марты, сишәмбе

 Олы Нырты мәдәният йортында “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән темага, “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен,  фольклор дәрес күрсәтелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр һәм бергәләп милли уеннар уйнадылар. Чарада катнашкан нәниләребез - туган телебез турында өйрәнгән шигырьләрен , җырларын башкардылар. Элеге милли дәрес бергәләп “ Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International