Бүген Олы Нырты авыл җирлегендә Саба муниципаль районы умартачылары семинары булып узды. Анда район умартачылары, шулай ук ГБУ "Умартачылык һәм аквакультура идарәсе" директоры Миннебаев Марат Марс улы, Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хасаншин Гафур Шәйхулла улы катнашты.