ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хәтер шәме»акциясен үткәрделәр. Оештыручылар сугышның башлануы һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында сөйләделәр, безнең киләчәк тормышыбыз , Ватаныбыз, үз нәселләренең якты киләчәге өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыгын истә тоту һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре  балалар өчен «Ваемсыз балачак»дип исемләнгән балалар сабантуе оештырдылар. Сабантуй-ул күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар һәм уеннардан башка узмый. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Программага барлык милли спорт төрләре - капчык киеп сикерү, кашык һәм йомырка белән йөгерү һәм башка уеннар уйнатылды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

"Саба чишмәлере" фольклор ансамбле солисты Хуҗина Венера хөрмәтенә Урта Нырты авыл клубында юбилей кичәсе узды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

29
май, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Нырты җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре  Гаилә елына багышланган "Гаилә - ил терәге" конкурсының җирлек этабын оештырдылар һәм үткәрделәр. Конкурста Олы Нырты авыл җирлегенең Сабитовлар, Вәлиевлар һәм Әхмәтшиннар гаиләләре катнашты.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән « Тынычлык кирәк безгә” дип исемләнгән уен программасын үткәрделәр. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда, биюләрдә, конкурсларда актив катнаштылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Нырты авыл мәдәният йорты клубы хезмәткәрләре Бөтенроссия "Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Сугыштан яраланып кайтып, авыл зиратына җирләнгән авылдашларыбызның  каберләренә Георгий тасмалары бәйләнде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

     Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Гаянова Нурсама апаның өендә булдылар. Ул сугыш елларындагы авыр тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде. Сугыш аларны яхшылык һәм яманлык, тормыш һәм үлем, һәр көннең кыйммәте турында уйларга өйрәткән. Нурсама апа бүгенге тормышына  бик рәхмәтле булып яши.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

3
май, 2024 ел
җомга

    Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клуб мөдире  белән берлектә, "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Җиһаншина Мәликә апаның өенә бардылар. Мәлика апа сугыш елларындагы җиңел булмаган тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде. Ул өч кыз үстерде, оныкларын үстерергә булыша. Мәликә апа Агләмовлар гаиләсендә кече кызында яши һәм сөенәп куанып туя алмый. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Безнең авылыбызда 1нче Май бәйрәмнәрендә, балалар,өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Әлеге матур йоланы саклау максатыннан, Олы Нырты мәдәният йорты мөдире ,техник хезмәткәрләр белән берлектә , балаларны җыеп бәйрәм оештырдылар.Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, " Тукай безнең күңелләрдә " дип исемләнгән чара үткәрделәр. Төрле конкурслар, җырлар башкарылды, бөек татар шагыйре әсәрләре укылды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International