Шәмәрдән авыл җирлеге командасы Балтач районында узган ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча турнирда катнашты. Егетләрне котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
17 декабрьдә Шәмәрдән авыл җирлегендә сезоны ачылды. Ярышлар 1-11 сыйныф укучылары, 18-35 яшькә кадәр яшләр, 35 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында уздырылды. Бүләкләү тантанасын «Яшьлек» МЦ МБУ директоры Маканов Динар Каршигай улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы үткәрде. Җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
9 нче декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре авыл халкы өчен «Мы против коррупции» дип исемләнгән урам акциясе үткәрделәр.
«Юнармия», РДДМ активистлары, Әфган сугышы һәм Чечен сугышы ветераннары Ватан Геройлары истәлеген хөрмәтләп, обелискка чәчәкләр салдылар.
Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында, 7 декабрьдә Мичанбаш авыл мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу программасы үткәрелде.
Халыкара инвалидлар көне декадасы кысаларында, 5 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Дари добро и радость» дигән күңел ачу-уен программасы узды.
1 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «СТОПВИЧСПИД» дигән урам акциясен үткәрделәр.
Шәмәрдән авыл җирлегендә авария хәлендәге йортларны сүтү эшләре бара. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.
“Безнен ишек алды” проекты кысаларында Шәмәрдәндә район җитәкчеләре куп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу уздырды.
Шәмәрдән мәдәният йортында “Йөрәк җылым сиңа, әнием!” дигән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалында катнашучылары, Мишәбаш мәдәният йорты мөдире Булат Нәҗипов, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Концертның беренче минутларыннан ук яхшы һәм дәртле атмосфера барлыкка килде. Бәйрәм концерты театральләштерелгән тамаша, моңлы җырлары, күңелгә үтеп керерлек шигырьләре, халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләргә багышланган җырлар, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.