Җиңүнең 80 еллыгы медален тапшыру

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле медальләр тапшырылды. Шәмәрдән авыл җирлегендә тыл ветераннары булган хатын-кызларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына барлыгы 14 шундый медаль тапшырылды. Медальләрне Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Расих Рәхимҗан улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы, Шәмәрдән ЛПУМГ оешмасы вәкиле, Шәмәрдәннең "Үсеш"лицее яшь армиячеләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International