Татарстанда «Нәфис» фондының махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү хәйрия акциясе бара. Көнкүреш химиясе һәм азык-төлек продуктлары җыелмаларын махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның һәр гаилә әгъзасы, шулай ук сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә I һәм II төркем инвалид булган солдатларның гаиләләре ала. Исемлеккә консервланган ит, төрле ярмалар, макарон, шикәр, он, үсемлек мае, майонез, кетчуп һәм джем, шулай ук савыт-саба юу чаралары, кер юу-чистарту порошоклары, шампунь, сабын кергән.
Саба районында гуманитар җыелмалар ирләре яки уллары СВОда һәлак булган һәм инвалид булып кайтучыларның гаиләләреннән барысы 73 кешегә бирелде. Шәмәрдәндә җирлек башлыгы Альберт Вәлиев исемлеккә кертелгәннәрнең барысына да «Нәфис» хәйрия фонды бүләкләрен волонтерлар белән өенә яки фатирына илтеп тапшырды.