23 февраль көнне Явлаштау авылында Ризванов Таһир истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир үтте.
Безнең "Ястребы - Шәмәрдән" командасы үз уенын күрсәтеп, 1 урынны яулады.
Турнирның иң яхшы капкачысы итеп Марсель Хисаметдинов танылды.
Киләчәк уеннарда уңышлар, чын күңелдән котлыйбыз!