ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча  күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Галимуллин А.Р. Югары Симет урта мәктәбендә «Янгын чыкканда эвакуацияләү кагыйдәләре» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

20 – 22 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә физкультура фәне буенча республикакүләм олимпиаданың  йомгаклау этабы үтте. Әлеге олимпиадада Югары Симет урта мәктәбеннән 5 укучы катнашты: Ахмадуллин Инсаф, Хасанов Ислам, Тахавиева Исламия, Ахмадуллина Фәридә призлы урын яуладылар.  Укучыларны һәм укытучылары Саубанов А.Р. чын күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Балалар башта кунакка килгән бабайларга, әтиләргә үзләренең өйрәнгән шигырьләрен, җыр-биюләрен күрсәттеләр, аннары бергәләшеп урамда Аҗаган хәрби-патриотик уен уйнадылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

20
февраль, 2026 ел
җомга

Югары Симет урта мәктәбендә 23 нче февраль Ватаннны саклаучылар көне унаеннан "Ягез әле әтиләр һәм балалар!" дип исемләнгән кичә уздырылды. Катнашучылар -җитезлектә, зирәклектә һәм осталыкта көч сынаштылар. Без әтиләргә буш вакыт табып кичәгә килгәннәре өчен,  катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Югары Симет урта мәктәбенең егетләр командасы Саба урта мәктәбендә узган «Мәктәп волейбол лигасы» район ярышларында җиңүче булды. Тренерлары - Шәехов Н.Д. Алда булучы ярышларда да уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Россия чаңгы юллары - ел саен үткәрелә торган спорт чарасы, ул әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр өчен мөмкин булган массакүләм чаңгы узышларыннан гыйбарәт.

14 февраль көнне Югары Симет урта мэктэбендэ «Россия чаңгы юлы-2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

7
февраль, 2026 ел
шимбә

6 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты «Бердәм сыйныф серләре» конкурсында катнаштылар. Команда визит карточкасы , иҗади номер, шулай ук проект эшен әзерләде. Бу конкурс дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм һәр катнашучының көчле якларын күрергә ярдәм итте.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Югары Симет авыл җирлегендә урамнарны  кардан чистарту оештырылды. Торак пункт буенча авыл юлларын чистарту вакытында башкарыла. ҖЧҖ «Симет» тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар вакытында чистартыла.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге окс ОКС

30 январь көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичәсе үткәрделәр. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

31
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

31 январь көнне Югары Симет авылында "Симет" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы катнашты. Отчет җыелышында хуҗалык белгечләренең чыгышлары тыңланды. 2025 елга җентекле анализ ясалды һәм 2026 елга планнар, максатлар билгеләнде.  

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International