«Янгын чыкканда эвакуацияләү кагыйдәләре»

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча  күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Галимуллин А.Р. Югары Симет урта мәктәбендә «Янгын чыкканда эвакуацияләү кагыйдәләре» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Инспектор укучыларга янгын чыкканда эш итү тәртибен аңлатты, янгын сүндергечтән файдалану нигезләрен күрсәтте. Моннан тыш, балаларга янгын сакчыларын ничек дөрес һәм нинди номерлар буенча чакырырга кирәклеге турында сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар янгын куркынычсызлыгын профилактикалау һәм тәэмин итү өлкәсендә бирелгән сорауларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International