Олы Шыңар авыл җирлеге командасы «Саба таңнары» газетасы призына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча районның шәхси-команда чемпионатында татарча милли көрәш буенча ярышларда актив катнашты. Призерлар : Варламов Артем -1 урын ( авырлык категориясе 100 кг) Ахунҗанов Рифат-1 урын (авырлык категориясе 115 кг) Маликов Илназ - 1 урын ( авырлык категориясе 75 кг ) Рабгутдинов Руслан-3 урын (авырлык категориясе 85 кг ).
3 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлегендәге мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан яңа иҗат сезонын ачуга багышланган «Без сезне һәрвакыт күрергә шат» дигән бәйрәм концерты оештырылды. 4-5 ноябрьдә әлеге концерт программасы белән Аккүл - Бигәнәй һәм Оет авыл клубларында чыгышлар ясалды.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова 29нчы октябрьдә Казан шәһәрендә үткәрелгән Сумо көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә юниорлар арасында 80 кг авырлыкта беренче урынны алды.
Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән чараларга аерым игътибар бирәләр. Бүген алар икебана ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста балалар икебана тарихы, композицияләр ясау техникасы, материал белән эшләү ысулы белән таныштылар һәм үз икебаналарын ясый алдылар.
Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Сертотмас үрдәк"театраль тамашасын сәхнәләштерделәр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары сөйкемле йорт хайваннары, үзләрен һәм дусларын куркыныч астына куймас өчен, серләрне сакларга өйрәтә.Төсле декорацияләр фонында сәхнәгә бер-бер артлы барлык таныш һәм яраткан геройлар чыкты, алар балаларны театрның тылсымлы дөньясына җәлеп иттеләр. Балаларга чыгыш бик ошады, артистларга алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
Кече Шыңар мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышлап «Игенче хезмәте турында бөтен башаклар җырлый» дигән тематик кичә уздырылды. Бәйрәмгә барлык механизаторлар, тракторчылар, комбайнчылар һәм игенчеләр чакырылды.
Чулпыч авылында балалар мәйданчыгы өчен үзара салым акчалары хисабына алынган җиһазлар һәм конструкцияләр урнаштырылды.
2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" дигән фестиваль-конкурс игълан ителде. 7 октябрьдә Килдебәк авылы мәдәният йортында конкурсның зона туры узды, анда Олы Шыңар авыл җирлегенә караган оешмаларда эшләүче,үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга “Кияү мунчасы” халык йоласын тәкъдим иттеләр.
10 октябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортының Мирас фольклор коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатътә катнашучылар һәм балалар Лесхоз бистәсендәге картлар йортында булдылар. Чыгышлар өлкәннәрнең күңеленә хуш килде: җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар да рәхәтләнеп җырладылар һәм алкышладылар.
Олы Шыңар урта мәктәбендә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Кичәдә шушы мәктәптә төрле елларда эшләгән ветеран укытучылар һәм бүгенге көндә хезмәт куючы мөгаллимнәр, барлыгы 65 кеше катнашты. Очрашу "Өлкәннәр көне"нә һәм якынлашып килүче "Укытучылар көне"нә туры китереп үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар яшьлек елларын искә алдылар, хатирәләр белән уртаклаштылар.