Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган концерт

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне - барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре өчен мөһим бәйрәм . Шул уңайдан, Кече Шыңар мәдәният йортында «Игенче хезмәте турында бөтен башаклар җырлый» дигән тематик кичә уздырылды. Концерт программасында катнашучылардан ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләре, шулай ук  үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында күңелле һәм дәртле җырлар яңгырады. Бәйрәмгә барлык механизаторлар, тракторчылар, комбайнчылар һәм игенчеләр чакырылды, чөнки үзләренең тырышлыгы, хезмәтләренә тугрылык,  заманча технологияләрне үзләштерү ярдәмендә алар барыбызга да тыныч һәм уңайлы тормыш булдыралар. Игенчеләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләр белдереп, икмәк һәм тоз тапшырылды, аларның һәрберсенә багышлап җырлар яңгырады. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International