28 февральдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «күрше» республика фестиваленең кышкы сезоны «Хәзинә» проекты кысаларында Саба районы мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган "Саба-ЧанаФест" фестивале булды. Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Яңа Мичән авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәмдә катнаштылар. "Ызандашлар!" командасы "Дуслык"," Таҗи"," Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьеге чанасы","Бердәмлек" чаналарын тәкъдим итте. Чаналар парадыннан соң "Ызандашлар!" командасы агитбригадалар конкурсында чыгыш ясады. Бүгенге бәйрәм оешкан төстә үтте. Халкыбызның чаналар тарихы эзсез югалмас!
26 февраль көнне районыбызда «Мәдәни мирас» бәйгесе үтте. Чараның төп максаты — укучылар арасында татар халкының милли мирасын популярлаштыру, мәдәниятебезгә карата кызыксыну уяту һәм гореф-гадәтләрне саклау.
Бу чарада Мичән төп мәктәбе укучылары да катнашты. Укучыларының мактаулы Ill урын яулавы — зур горурлык! Бу уңыш — тырыш хезмәт, бердәмлек һәм милли мәдәниятебезгә булган хөрмәт нәтиҗәсе. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Гөлгенә Наилевна, Миләүшә Салихвнаны III урын алулары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Патриотик айлык кысалары нигезендэ “Хезмәттәш” методик берләшмәсе укытучылары, Мичән төп мәктәбе җитәкчеләре белән берлектә, эти - энилэр арасында “Кышкы манзара” дип аталган спартакиада үткәрделәр. Бәйрәм куңелле мизгелләргә бай булды. Һәркем ярышларда катнашты, апалар- абыйлар җилкенеп, үҗәтләнеп җиңүгә ашкындылар. Соңыннан өлкәннәр дә, балалар да көлдә пешкән бәрәңге белән кайнар чәйдән авыз иттеләр. Һәркем бу үзенчәлекле ярышлардан канәгать калды.
Мичән төп мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды. Балалар ике командада көч сынаштылар. Ярышлар каршылыклар полосасы, тизлеккә узышу, күрсәтмә конкурслар, хәрби әзерлек рәвешендә узды. Жюри әгъзалары - төрле вакытта Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән хөрмәтле ветеран укытучылар булды. Алар егетләрнең чыгышларын югары һәм гадел бәяләделәр. Музыкаль номерлар, җыр белән маршировкалар бәйрәмне онытылмаслык итәргә ярдәм итте.
23 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында Өстәл теннисы буенча "Без тагын бергә!» турниры - Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Россиядә халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 20 нче февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында Югары Симет, Тимершык, Кызыл Мишә, Иске Мичән мәдәният йортлары, Сәрдә һәм Кибәче авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчән - сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватан даны өчен җырлыйбыз" исеме астында хәрби- патриотик концерт оештырылды..
"Мичән - Симет" командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ир-атлар командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында актив катнаша. Безнең спорт ветераннарының яшь буынга үрнәк күрсәтеп һәм яшьләрнең футболга мәхәббәт һәм җиңүгә омтылыш турында сүз барганын исбатлап, ярышларда актив катнашуларын дәвам итүләре бик әйбәт. "Мичән-Симет" командасына алдагы чемпионатта уңышлар телибез! Спорт сезгә һәрвакыт шатлык, сәламәтлек һәм яңа казанышлар китерсен.
Керәнне авыл клубында "Моң тулы күрекләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Мичән китапханәсе белән берлектә оештырылган чара җыр-моң, гармунга багышланган шигырьләр, гармунчыларга әзерләнгән кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар белән үрелеп барды. Сәхнәдә җырлар бары тик гармунга, тальянга, баянга кушылып башкарылдылар. Гармун моңына сусаган тамашачылар чыгыш ясаучыларны озак алкышладылар, кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар.
Мичән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2026" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Мичән авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм кардан чистарту даими оештырыла.