ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

18 нче апрель көнне Мичән авылы җирлеге башлыгы Айзат Әхмәтгали улы Гәрәев, район советы депутаты Хадиев Ирек, Мичән төп мәктәбеннән волонтер укучылар тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм Саба муниципаль башлыгы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Авыр чорның ачы газапларын татыган өлкәннәребез мондый кадер-хөрмәткә чиксез куанды, рәхмәтләрен ирештерделәр. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

16
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 16 нчы апрель көнне Арча районы Шушмабаш урта мәктәбендә "Авылым офыклары" дип исемләнгән Каримов Габделхәй Юсуп улы исемендәге II Республикакүләм фәнни - гамәли конференциясе үтте. Безнең Мичән төп мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы Салимов Раян, 7 нче сыйныф укучылары Хадиев Нурбәк, Галимуллина Альбиналар бу конференциядә катнаштылар. Алар призлы урыннарга лаек булдылар. Мичән мәктәбе укучыларын, аларны әзерләгән укытучыларны бу уңышлары белән котлыйбыз,  яңа уңышлар телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

12
апрель, 2026 ел
якшәмбе

Мичән авыл җирлегендә өмәләр башланды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. Җыелган чупләр капчыкларга тутырылып, бәйләп куелды. Бу чаралар халык өчен уңайлы һәм имин мохит тудыру өчен мөһим.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

9
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл жирлегендә, ООО Сабанын "Мичән" булекчәсендә

техникаларга, аларнын тагылма арбаларына техник карау уздырылды.

Техникалар техник карауга яхшы итеп әзерләнелгән. Тиешенчә уз тосләренә

буялганнар һәм яктырту жайланмалары таләпкә туры китереп койләнелгән. 

Саба районында Дәуләт техник карау житәкчесе Назиров Хәмит тарафыннан, 

техникалар эшкә әзер дип бәя бирелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

5
апрель, 2026 ел
якшәмбе

3 апрель көнне Яңа Мичән мәдәният йортында " Хуш килэсен, Нәүрүз!". Нәүрүз-язгы көн-төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормышның тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме, ул тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде

Тэги: Мичән авыл җирлеге

4
апрель, 2026 ел
шимбә

Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Карга боткасы» фольклор бәйрәме оештырдылар. «Карга боткасы» – татар һәм башкорт халкының популяр язгы бәйрәмнәренең берсе. Бу йола язгы беренче кошлар-каргалар килүгә багышлана. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

30
март, 2026 ел
дүшәмбе

29 март көнне Керәнне авыл клубында Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Мәдияр Шәрип улы Хаҗиев белән очрашу кичәсе булып узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

25
март, 2026 ел
чәршәмбе

Безнең Мичән төп мәктәбе укучылары Галимуллина Альбина һәм Әскәров Илзәр Казан шәһәренең КГАУ да узган "Татарстан фәннәре һәм яшьләре"- "Агровызов" фәнни-җитештерү комплексында катнаштылар. Бу ярышларда укучыларыбыз призер булдылар. Укучыларыбыз сезне чын күңелдән җиңүләрегез белән котлыйбыз!!!

Тэги: Мичән авыл җирлеге

23
март, 2026 ел
дүшәмбе

4 март көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Яулыгым йоз аклыгым» фольклор бәйрәме булып узды. Анда «Наз»фольклор клуб оешмасы әгъзалары катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

22
март, 2026 ел
якшәмбе

Республикада “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” шигаре астында узучы хәйрия гамәлләре районыбызда да тулы куәтенә дәвам итә. Фронт белән тыл бердәмлегенең бөек көч икәнлеге Иске Мичән авылы халкы мисалында да ачык күренә. Шушы көннәрдә Иске Мичән авылының изге күңелле кешеләре һәм аларның игелекле гамәлләре әйтеп бетергесез. Бу эшне Мубаракшина Рәзилә башлап, оештырып йөри. Аңа ярдәмгә авылның активлары бик теләп булышалар. Бу көннәрдә мичәнлеләр бердәм төстә тавык йолку өмәсенә җыелалар. Бер көндә 127 тавык чистартып, аны аш ясый торган штабка тапшырып кайттылар. Көче кергән Иске Мичән, Яңа Мичән халкына Мубаракшина Рәзиләгә, Мичән авыл җирлеге исеменнән рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International