Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, А.Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган "Шигъри әкиятләр остасы" дигән әдәби кичәсе узды.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Л.Н. Толстой рус әдәбияты классигы, балалар өчен беренче укытучы булып тора. Ул балалар нәфис әдәбияты дөньясына зур өлеш керткән язучы.
А.Алишның туган көне уңаеннан Мамалай балалар бакчасында Казанчы Бигәнәй авыл китапханәчесе «Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре» дигән әдәби колейдоскоп үткәрде.
Бүгенге көндә гражданнарның үзара салым акчалары хисабына Сатыш авылы территориясендә контейнер мәйданчыклары төзү буенча эш алып барыла. Эшне "ПМК-159" ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.
Татарстан Республикасы Саба районы Сатыш авылында Суворов, Совет урамнары буенча 52 нче җир кишәрлегенә газүткәргеч төзелеше бара. Эшне подрядчы оешмасы ҖЧҖ "Ирбис" башкара.
Бүгенге көндә гражданнарның үзара салым акчалары хисабына Мамалай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзү эше алып барыла. Эшне ИП подрядчы оешмасы И.Ф. Нәбиуллин башкара.
16 сентябрьдә Сатыш авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2023» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы ТНВ каналында баручы «Безнең Республика-безнең гамәл» ток - шоу форматындагы тапшыруда катнашты.
1 сентябрь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 9 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 132 укучы белем алачак.