Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ленинград.Блокада.Хәтер» тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында блокаданың барлыкка килү сәбәпләре, камалышта яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, блокада чорында Ленинградта яшәгән һәм эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, аның легендар яклаучылары, көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсенә әверелгән кечкенә кыз Таня Савичеваның язмышы турында сөйләделәр .Шулай ук чарада катнашучылар китапханәдә куелган «900 дан һәм үлемсезлек көне » күргәзмәсе белән таныштылар. Чара азагында блокада вакытында һәлак булган Ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.