«Кышкы сәяхәт» темасына викторина

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда балалар өчен «Кышкы сәяхәт» темасына  викторина оештырылды. Катнашучылар кышны һәм кышкы табигать турында  белгән бөтен мәгълуматларны исләренә  төшерделәр. Музей хезмәткәре биргән сорауларга җаваплар әйттеләр, ә дөрес җавап бирүчеләр жетон алды. Сораулар төрледән-төрле һәм кызыклы иде: кошлар, җәнлекләр, кышкы үсемлекләр турында. Шулай ук катнашучыларга  кыш турында  мәкальләрнең ахырын әйтергә туры килде. Викторина тәмамланганнан соң күбрәк жетон җыйган кеше җиңүче булды. Викторинадан соң барлык катнашучылар да татлы ризыклар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International