Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә “Журналның кызыклы битләре” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар “Ёжик”, “Саша һәм Маша”, “Күңелле дәресләр”, “Салават күпере” һәм башка тематикалы журналларның зур исемлеге белән таныштылар. Балалар теге яки бу журналда нинди материал барлыгын белделәр: танып белү, күңел ачу, юмористик, әдәби журналлар. Кайсы журналларны үзләре укулары турында сөйләделәр.