8 сентябрь көнне Югары Симет авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты хезмәткәрләре Түбән Симет һәм Керәнне авылы клубы хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, “Вәчкә” чишмәсе янында, район китапханәләре арасында старт алган "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алу белән башланды һәм чишмә буенда дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. чыгышыннан сүз авылыбызның ихтирамга лаек кешесе Гатауллина Зөһрә апага бирелде. Ул авыл һәм чишмә тарихларын сөйләде.
Мәктәп укучылары катнашында фольклор ансамбль тамашачыларга чишмә яны уеннарын һәм йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. “Яшь киленгә су юлы күрсәтү”, “Чишмә чистарту” йолаларын, “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Парлы чүпләм” уеннарын һәркем яратып карады.
Авылыбызның күренекле кешеләре турында сөйләү өчен сүз Миннебаева Роза апага бирелде. ул, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев һәм аның әнисе Бибирабига абыстай турында сөйләде. Язучының әнисе Түбән Симет авылыннан. Үз әсәрләрендә Мәһдиев безнең авыл турында күп яза, шуңа күрә аның иҗаты безгә бик якын.
“Ак калфак”ка йөрүче Мотыгуллина Нәзирә апа үзе иҗат иткән шигырьләрен башкарды.
Бэйрэм чарасын йомгаклап Саба узэклэштерелгэн китапханэлэр системасы директоры Билалова Лэйсэн Ракип кызы узенен телэклэрен ,фикерлэрен житкерде..
7 сентябрь көнне Югары Шытсу авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә,“Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында, эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрделәр. Чара кунакларны ипи-тоз һәм “Дубая” ансамбленең чыгышы белән “Канәфи” чишмәсе янында каршы алудан башланды. Аннан соң сүз Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Миндрахман улы Мәүлетовка бирелде. Җирлегебезнең татар теле һәм әдәбяты укытучысы Җәүһәрия Хәниф кызы Мусина кунакларны Югары Шытсу авылы тарихы белән таныштырды. Илшат Шәрифуллин башкаруында “Шытсуым” җыры яңгырап үтте. “Җырлы безнең туган як” күргәзмәсендә Югары Шытсу авылында туып-үскән Рәфыйк абый Шәрифуллинның һәм Зәмирә ханым Касыймованың иҗаты белән танышып була иде. Аларның тормыш юлы һәм иҗатлары турында да Гөлнар Шәрифуллина кыскача мәгълүмат бирелде. Альмира Мәүлетова һәм Канәфи абыйның кызы Мәшүдә апа чишмәнең килеп чыгышы турында сөйләделәр. Ә аннан соң килгән кунакларга, авылдашларга “Яшь күңел” фольклор ансамбле тарафыннан борын - борыннан чишмә буенда уйналган кичке уен күренеше күрсәтелде. “Түгәрәк”, “Ачык авыз”, “Ватык самавыр”, “Кара-каршы җырлаш” уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде.Бәйрәм чарасын йомгаклап, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектнын максаты белән таныштырды, үзенең изге матур теләкләрен җиткерде.
3 сентябрь көнне Пүкәл авыл китапханәсе,клубы һәм Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба"экологик маршрут уздырдылар. Әлеге проект "Авылымның су чыганаклары", "Халкымның гореф-гадәтләре,йолалары","Туган авылым әдипләре" дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.Чара кунакларны татлы бавырсак һәм “Авылкаем Пүкәлем” җыры белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәм “Хәйбри"чишмәсе буенда дәвам итте. Чараның беренче өлешендә ,үзенең яшьлек елларын чит төбәкләрдә үткәргән һәм дә сагынуына дәва итеп,үз төбәге тарихын өйрәнеп яшәгән Әлфинур апа Джураева авылының кыскача тарихы белән таныштырып үтте. Килгән кунаклар үзешчән шагыйрәбез авылдашыбыз Мәйсәрә апа Фәйзерахманова иҗаты белән таныштылар. Балачак еллары "Хәйбри" чишмәсе буенда үткән Диләфрүз апа Исламова чишмәнең тарихы буенча мәгьлүмат бирде.Икенче өлештә халкыбызның гореф-гадәт, йолалары буенча "Киленгә су юлы күрсәтү"йоласы күрсәтелде. Барлык катнашучылар белән чишмә янында “Наза”, “Биш парлы”,"Капкалы" кебек милли уеннар оештырылды.
Һәр чишмәнең үз тарихы, көйләре, үз юлы бар. Борын-борыннан безнең ата-бабаларыбыз авылларны елга, күлләр, чишмәләр ярлары буенжда төзегәннәр. Чөнки су булган Җирдә тереклек үсә. Чишмәләр-чисталык, , пакьлык символы булып торган. Чишмәләрне халык изге урын дип саный. Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шушы чишмәләрдән, коедан башлана да инде.2 сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәсе мөдире мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, "Мишә" елгасына коючы "Эрэкэ" чишмәсе янында, район китапханәләре арасында старт алган "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алып , бэйрэмне дэвам ителде., Зәмфирә Нуруллина авыл тарихы турында сөйләде, китапханәче Сибәгатова Фәнзия чишмәләр тарихы белән таныштырды ,шулай ук шагыйрэ Сиринэ Гатиятова иҗатына тукталды, Кәримов Миңнислам "Тимершыгым "җырын башкарды. Бәйрәм барышында кунакларга борынгы уеннар "Назалы", "табагач " уеннары күрсәтелде.
"Саф сулы ямьле Саба" проекты буенча оештырылучы экологик марафонның чираттагы тукталышы 2 сентябрь көнне Кызыл Мишә авылында узды.Чара "Төхфәт" һәм "Гаян" чишмәләре янында башланып китте.Авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х.ның чыгышы һәм мөхтәрәм авылдашыбыз Нагимова Г.Х. кыскача шушы чишмәләрнең тарихы белән таныштырганнан соң "Нигамәтҗан " чишмәсенә кузгалдык.Анда мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы,яшьләр белән берлектә "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласы күрсәтеп кителде.Чишмә буенда татар халкының "Биш парлы","Ачык авыз","Капкалы" уеннары уйналды.Авылдагы чишмәләр тарихына багышланган тематик күргәзмә тәкъдим ителде. "Шигырьләрдә минем йөрәгем "дип исемләнгән күргәзмә Кызыл Мишә авылында туып үскән үзешчән шагыйрьләр Нуриева Сәлимә һәм Мулланур Сафинның тормыш юлын яктырттып төзелгән иде.Бәйрәмгә шагыйрә Сәлимә апа Нуриева үзе дә килгән иде.Ул туган авылына һәм чишмәләргә багышлап яңа гына иҗат иткән шигырьләрен укыды. Хаҗ сәфәре кылып кайткан авылдашыбыз Халимов Марсель "Зәм-зәм " суы хакында таныштырып узды.Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р,Саба һәм Теләче районнары баш экологы Билалов Р.М чыгыш ясаганнан соң "Мишә " елгасының башланган җиреннән алынган су Тимершык авылына тапшырылды.Керәнне авылы клубы мөдире әлеге чараны музыкаль яктан тулыландырды.Чара яшь килен алып кайткан "ширбәт суы"белән чәй эчеп тәмамланды.Чарага җыелган авылдашларыбыз : "Чишмәне савыктыру—иң башлап күңелебезне савыктыру ул. Чөнки чишмә—су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе дә. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр. Чишмәләр исән калса, чал тарих исән булыр! "-дигән фикер белән таралышты.
Бүген, 31август, җәйнең соңгы көнендә, Юлбат авылы җирлегендә Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре , Тенеки авыл клуб мөдире белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик маршрут уздырдылар. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.
Чара кунакларны татлы чәк-чәк, һәм “чәк-чәк” биюе белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмебез “Сабантуй” чишмәсе буенда дәвам итте. Чараның беренче өлешендә авылыбызның үз төбәге тарихын өйрәнүче Ильдар абый Сафин Юлбат авылының кыскача тарихы белән таныштырып китте. Килгән кунаклар авылдашыбыз, шигырьләр ,хикәяләр иҗат итүче Рөстәм абый Зарипов иҗаты белән таныштылар. Һәм ул үзе иҗат иткән, туган авылына багышланган җырын җырлады. Китапханәче авылыбызның чишмәләре тарихы һәм исемнәре белән таныштырып үтте. Авылыбызның чишмәләреннән су алынып, күргәзмә куелды һәм шунда ук татып карап була иде. Икенче өлешендә халкымның гореф-гадәт, йолалары буенча Сабантуйга “Бирнә җыю”, “Мунча миллеге әзерләү”, “Бәби ашы китерү” йоласын күрсәттек. Барлык катнашучылар белән чишмә янында “Наза”, “Биш парлы”, һәм башка милли уеннар оештырылды.Чара “Ак калфак” берләшмәсе әгъзаләре җырлары белән үрелеп барды. Соңыннан проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Бигәнәй авылыннан килгән кунакларга тапшырылды. Чарабыз самавырда кайнаган хуш исле чәй, коймак , кайнар пылау,торт, мичтә пешкән гөбәдия һәм өстәлгә куелган тәм-томнар сыйлану белән тәмамланды. Табигатебезгә, тирә-юнебезгә игътибарыбызны арттырып, йолаларыбызны саклап дус-тату, матур итеп яшәргә язсын алга таба да. Бездән соңгы мирас итеп матурлык, изгелек, гүзәллек бүләк итеп калдырыйк!
“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының читарттагы тукталышы 31 август көнне Туктар авылында “Җамалый” чишмәсе буенда уздырылды. Авыл халкы белән бергә мәдәният хезмәткәрләре су буенда кер юу күренешен күрсәттеләр. Шулай ук авыл халкының бик тә яратып уйнала торган “Сөлге уены” һәм “Калфагым” уеннары күрсәтелде. Туктар авылында туып үскән шагыйрә, композитор һәм Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами иҗатына багышланган “Җанымнан моң агыла” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Бәйрәмгә шагыйрә үзе дә кайтты, җырларын җырлады. Килгән кунаклар белән бергәләп “Назалы”, “Капкалы” уеннары уйналды. Саба районы экологы Билалов Ришат чыгыш ясады. Соңыннан Үзәкләшетрелгән китапханәләр систепмасы директоры Билалова Л.Р. чыгыш ясаганнан соң “Каз-каш” елгасыннан алынган су Юлбат китапханәчесе Хәмитова Нәсфия Әнәс кызына тапшырылды.
Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.
Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде.
31 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Ак калфак” клуб берләшмәсе белән берлектә, “Казкаш” елгасына коючы “Пикарни” чишмәсе буенда районыбыз китапханәләре арасында старт алган “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында эстафета тапшыру бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәм түбәндәгеләрне үз эченә алган иде: кунакларны ипи-тоз белән каршы алу, сәламләү, Равия Ахметшина авыл тарихын сөйләп чыгыш ясады, китапханәче Рәкыйпова Ләйсән чишмәләр белән таныштырды, шулай ук якташ шагыйребез Зөфәр ага Шәйхетдинов иҗатына да тукталды, авылыбызның моңлы сандугачы Якупов Мөдәрис кунакларны "Килдебәгем" җырын җырлап сөендерде.
Бәйрәм барышында килгән кунакларга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыздан “Комган агарту”, кичке су буе уеннарыннан “Бармак санашлы”, “Түбәтәйле”, “Йөзек салышлы” уенын күрсәтеп үттек. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Ракыйп кызы Билалова тирән эчтәлекле чыгыш ясап катнашучыларга тирән рәхмәтләрен җиткерде. Саф чишмә суы тутырылган эстафета графинасын уңышлар теләп Туктар авыл китапханәсенә тапшырдык. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте. Соңыннан барыбыз бергә истәлек фотосына төштек, катнашучылар алып килгән сыйлар белән сыйланып, коймак белән чәй эчтек.