Югары Шытсу авылында “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

7 сентябрь көнне Югары Шытсу авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә,“Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында, эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрделәр. Чара кунакларны ипи-тоз һәм “Дубая” ансамбленең чыгышы белән “Канәфи” чишмәсе янында каршы алудан башланды. Аннан соң сүз Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Миндрахман улы Мәүлетовка бирелде. Җирлегебезнең татар теле һәм әдәбяты укытучысы Җәүһәрия Хәниф кызы Мусина кунакларны Югары Шытсу авылы тарихы белән таныштырды. Илшат Шәрифуллин башкаруында “Шытсуым” җыры яңгырап үтте. “Җырлы безнең туган як” күргәзмәсендә Югары Шытсу авылында туып-үскән Рәфыйк абый Шәрифуллинның һәм Зәмирә ханым Касыймованың иҗаты белән танышып була иде. Аларның тормыш юлы һәм иҗатлары турында да Гөлнар Шәрифуллина кыскача мәгълүмат бирелде. Альмира Мәүлетова һәм Канәфи абыйның кызы Мәшүдә апа чишмәнең килеп чыгышы турында сөйләделәр. Ә аннан соң килгән кунакларга, авылдашларга “Яшь күңел” фольклор ансамбле тарафыннан борын - борыннан чишмә буенда уйналган кичке уен күренеше күрсәтелде. “Түгәрәк”, “Ачык авыз”, “Ватык самавыр”, “Кара-каршы җырлаш” уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде.Бәйрәм чарасын йомгаклап, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектнын максаты белән таныштырды, үзенең изге матур теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International