2022 ел – Россиядә “Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау” елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 7 нче апрель көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы һәм килгән кунакларыбыз өчен “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Өстәл артында утырган һәрбер кеше халкыбызның милли аңын үстерү, балаларыбызда милләт өчен горурлык хисләрен булдыру, шәҗәрәләр, үзебезнең үткәнебезне һәм хәзергебезне барлау, татар теленең бөеклеге, байлыгы, телебездә матур чиста итеп сөйләшә белү турында үз фикерен әйтте. Кичәне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы алып барды. Түгәрәк өстәлдә Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы, Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Саба сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы, “Саба дулкыннары” ТРКсе директоры Мубаракова Әлфия Галимҗан кызы, Гөлнар һәм Илшат Шәрифуллиннар һәм Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы имам-хатибы Нәҗметдинов Зыятдин Мөхәррәм улы катнаштылар.
4 нче апрель көнне район китапханәсенә Югары Утар интернат-йорты балалары килде. Китапханәгә килеп керүгә аларны әкият геройлары каршы алды. Китапханәчеләр кызыклы бәйрәм әзерләделәр, «Теремкәй» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Клоуннар күрсәткән фокусларны да балалар кызыксынып күзәттеләр.Чара барышында балалар матур бизәлгән китаплар һәм журналлар белән таныштылар. Балаларның хис-кичерешләреннән күренгәнчә әлеге очрашу аларга бик ошады.
30 март көнне “Тулпар” ресторанында “Әдәби кунакханә”нең чираттагы утырышында танылган җырчы Динә Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Очрашуга китап укучылар, китапханәчеләр чакырылган иде.
“Мәк чәчәге” әсәре, өч гашыйкның мәхәббәт өчен көрәше, чын ярату хисенең кеше тормышындагы роле турында. Еллар аша үтеп тә сөюнең сафлыгын саклап кала алган геройлар безне елата да, тәрбия дә бирә. Әсәр чын тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылуы, бай теле, кызыклы чагыштырулары, һәр героеның холкын үзенчә сурәтләве белән дә кызыклы.
Китапханә директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы язучыга иҗади уңышлар теләде. “Мишә дулкыннары” язучылары да Динә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар. Кичә барышында китапханәчеләр тарафыннан әсәрдәге төп геройларга анализ ясалды, иҗатына карата сораулар бирелде. Мәдәният хезмәткәрләре Зөлфәт Саматов, Булат Шәмсиев, Илнур Ибраһимов чараның музыкаль бизәлешен тәэмин иттеләр. Сәнгать мәктәбе укучылары Хузин Ильзат һәм Аскарова Зәйнәп (укытучылары Гарипова Гүзәл) әсәрнең эчтәлеген бию телендә җиткерә алдылар.
Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.
Район балалар китапханәсендә 30 март көнне Саба гимназиясенең 3А, 3В, 3Г һәм “Сәләтле балалар мәктәбе”нең 2,3 нче сыйныф укучылары өчен экология темасына багышланган “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 4 өлештән торды: “Урман-табигать күрке”, “Тапкырларга табышмак”, “Табигать сынамышлары”, “Серле сандык”. Укучылар әлеге чарада актив катнашып, үзләренә кызыклы яңа мәгълүматлар алдылар.
29 март көнне Пушкин картасы кысаларында Саба район китапханәсендә Саба сәләтле балалар мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен, язучы Г.Ибраһимовка 135 ел тулу уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап “Мин кулыма китап алам” – интелллектуаль уен үткәрелде. Уен: “Китап битләрендә тормыш мизгеле”, “Күп укыган күп белер” , “Бер мәхәббәтнең тарихы”, “Алмачуар” һәм "Ярыш" дип исемләнгән бүлекләрдән торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында "Г.Ибраһимов-күренекле талант иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга Габделхәй Сабитовның туган ягын сагынучы ат турындагы “Айбаш” хикәясе тәкъдим ителде.
21 март – Халыкара шигърият көне. Шул уңайдан Олы Шынар китапханәсе,мәдәният хезмәткәрләре,Оет китапханәсе белән берлектә "Гомерем келәме" дип исемләнгән якташ язучыбыз Сиренә Гатиятова белән очрашу кичәсе үткәрделәр.
Очрашуга укучылар,укытучылар,"Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр,китап сөючеләр килде.Шагыйрә тормышы,иҗаты турында сөйләде,моңлы җырларын башкарды.Балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр,иҗатына карата сораулар бирделәр.Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.
17 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Бикиев Илдус Нургали улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Үз өендә бәхетле кеше – иң бәхетле кеше!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кичәдә юбилярны котлау өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, "Өлкәннәр","Мишә дулкыннары", "Сөембикә" клубларының актив әгъзалары килгән иде. Барысы да Ильдус абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Айнур Габделхаков белән җырчы Гөлзилә Нурмөхәммәтова җыр башкардылар. Балалар һәм туганнарыннан видео-котлаулар күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
25 февраль көнне “Тулпар” ресторанында “Әдәби кунакханә”нең чираттагы утырышында танылган шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Сиренә Вәсил кызы Гатиятованың “Гомерем келәме” китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Очрашуга китап укучылар, китапханәчеләр, шагыйрәнең дуслары һәм авылдашлары чакырылган иде.
Сиренә Гатиятова Саба районы Тимершык авылында туып, бүгенге көндә Теләче районында яшәп иҗат итә. Китапханә директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы шагыйрәгә иҗади уңышлар теләде. Шулай ук туган авылы Тимершыктан килгән авылдашларына да сүз бирелде. “Мишә дулкыннары” язучылары да Сиренә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар.Кичә барышында китапханәчеләр тарафыннан шигырьләре сәнгатьле итеп укылды, иҗатына карата сораулар бирелде.
Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.
14 февраль көнне район китапханәсендә гашыйклар көненә багышланган "Күңел белән рәсем ясыйбыз"дигән чара узды. Бу көнне китапханәчеләр үз укучыларына бәйрәм рухы ясадылар. Китапханәдә "Дөнья өстендә мәхәббәт хакимлек итә" дип исемләнгән күргәзмә төзелде, укучыларга татар, рус, чит ил язучыларының мәхәббәт турындагы китапларын сайлау мөмкинлеге тудырылды. Бәйрәм уңаеннан чарага оста куллы,талантлы Эльвира Галиева чакырылган иде,ул буяулар , пумала һәм киндер ярдәмендә сәнгать әсәрләре иҗат итү буенча мастер-класс уздырды.
11 нче февраль көнне Саба район балалар китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарага Арча районыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 категорияле белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" күп юнәлешле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы килделәр. Уен 5 өлештән: “Урман-табигать күрке”, “Тапкырларга табышмак” , “Табигать сынамышлары”, “Серле сандык” һәм кунаклар тарафыннан әзерләнгән презентация – сораулардан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.Чараның икенче өлешендә, “Кошларга ярдәм итик” – челленджка кушылып, укучыларга табигатькә зыян салмый торган җимлек ясау мастер-классы тәкъдим ителде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларга җимлек бүләк итеп челленджны дәвам итәргә старт бирде. Әдәби- интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 4 “Б” сыйныф укучылары рәхмәт хаты, истәлек бүләкләр белән бүләкләнделәр.