2022 ел – Россиядә “Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау” елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 7 нче апрель көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы һәм килгән кунакларыбыз өчен “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Өстәл артында утырган һәрбер кеше халкыбызның милли аңын үстерү, балаларыбызда милләт өчен горурлык хисләрен булдыру, шәҗәрәләр, үзебезнең үткәнебезне һәм хәзергебезне барлау, татар теленең бөеклеге, байлыгы, телебездә матур чиста итеп сөйләшә белү турында үз фикерен әйтте. Кичәне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы алып барды. Түгәрәк өстәлдә Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы, Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Саба сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы, “Саба дулкыннары” ТРКсе директоры Мубаракова Әлфия Галимҗан кызы, Гөлнар һәм Илшат Шәрифуллиннар һәм Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы имам-хатибы Нәҗметдинов Зыятдин Мөхәррәм улы катнаштылар.