ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Искиткеч яңа ел традициясенең кул эшләрен һөнәрләрен булдыру. Бу эшчәнлек балалар өчен генә түгел, ә олыларга да бик күңелле . Иң танылган Яңа ел уенчыгы -кар бөртеге . Кар бөртеге — Яңа ел өчен иң бәйрәм бизәлеше. Ак кәгазьдән  кар бөртеге — арзан һәм киемле Раштуа бизәлеше. Һәрберебез мәктәптә хезмәт дәресләрендә аларны нинди рәхәтлек белән кисүләрен хәтерлидер . Һәр укучының хәзер кире кайту һәм иң матур һәм иң оригиналь «кар матурлыгы»ясау мөмкинлеге бар! Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире 3 нче сыйныф укучылары өчен кар бөртекләре ясау буенча мастер – класс үткәрде. Чараның максаты: кәгазьдән кар бөртекләрен кисәргә өйрәтү, 6 һәм 8 нур кар бөртекләрен кисү техникасы белән таныштыру, кайчы белән эшли белү, иҗат сәләте, хыял, фантазия, эстетик тәм үстерү, хезмәт сөючәнлек, сабырлык, пөхтәлек тәрбияләү, башланган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга рәхәтләнеп эшләргә теләк тәрбияләү. Чараларны « Эдэби алан» проекты буенча эш белән дәвам иттеләр, анда дәфтәрләрдә биремнәрнең җавапларын яздырдылар .Мастер-классның барлык катнашучылары да зур ләззәт, шатлык һәм Яңа Ел кәефе алдылар!

Тэги: Мәдәният бүлеге Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

20 декабрь көнне Оет авыл китапханәсе мөдире милли китапханәдә,  
" Моя история - мой Татарстан " Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Китап укучы Хөсәинова Зилә Искәндәр кызы "Аларның батырлыгы үлемсез"номинациясендә җиңү яулап, ll дәрәҗә диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Гомер - гомергә иң зур рухи байлыклар арасыннан китап үзенең лаеклы урынын саклап килә, чөнки ул - халыкның мәдәни үсеш күрсәткече, рухи дөньясы көзгесе. Татар китабының дәрәҗәсен күтәрүдә бик мөһим урын алып торган Бөтендөнья әдәби марафоны инде егерме беренче тапкыр үткәрелде.   18 декабрь көнне Казан шәһәрендә Пирамида мәдәни күңел ачу комплексында әдәби марафон җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Бөтен дөньядагы китап сөючеләрне берләштергән, аларга яраткан язучылары белән аралашу мөмкинлеге тудырган әлеге очрашу зур бәйрәмгә әйләнде. 2019 нчы елдан бирле беренчелекне бирмәгән Саба районы бу юлы да төп җиңүче дип табылды, кубокка лаек булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

17
декабрь, 2022 ел
шимбә

Ватан каһарманнары көне - илебездә ел саен 9 декабрь көнне билгеләнә. Бу Россия Федерациясенең истәлекле датасы. Ул Русия империясенең иң югары хәрби бүләге булган Изге Георгий орденына багышланган. Әлеге көн кичендә Мамалаев авыл клубында  Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе белән берлектә "Истә тотабыз! Горурланабыз!" дигән патриотик сәгать уздырылды, Анда илебезнең ватанны яклаган батырлары турында сөйләнелде.Нәкъ менә шушы максат - Русиянең данлыклы тарихына  эз керткән күренекле шәхесләр, сугышчыларны  искә алу иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

16
декабрь, 2022 ел
җомга

       15 декабрь көнне  Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Мөхәммәдиев Равиль Рәшит  улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Диңгезче якташыбыз” дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Равиль абый Саба урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң армиягә алына, Кара диңгез флотында хезмәт итә. Ул киләчәктә дә тормышын диңгез белән бәйли, Севастополь шәһәрендәге хәрби-техник училищеда укып, "гидроакустик су асты приборлары" белгечлеге ала, һәм 25 ел дәверендә диңгезче хәрби хезмәтен үти. Хәрби-Диңгез Флоты сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң, Шәмәрдән бистәсенең ООО “Газпром трансгаз” берләшмәсендә өлкән охранник булып эшли.

       Кичәгә, юбилярны котлау өчен ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, элекке хезмәттәшләре ,"Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгәннәр иде. Барысы да туган көнен ихлас күңелдән котладылар, юбилярга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

15нче декабрьдә Саба район балалар китапханәсе №1 «Шатлык» балалар бакчасының урта төркем балалары өчен «Кышны яратам» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Китапханәчеләр балаларга шагыйрьләребез: М.Сафинның “Тәүге кар яугач”, Р.Вәлиеваның “Бөтен дөнья ак кына”, “Яңа ел”, А.Юнысованың “Кышны яратам”, “Беренче кар”, Б.Рәхмәтнең “Кыш һәм Кеше”, “Яңа ел килгәч” шигырьләрен укып, балаларга сораулар бирделәр. Чара “Маша и Медведь”мульфильмның Яңа елга багышланган сериясен карау белән дәвам итеп, кышкы бияләйләрне буяу белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

 Явлаштау авыл китапханәсендә Саба үзәк китапханәсе тәкъдим иткән “Әдәби алан” проекты кысаларында “Халкыбыз җәүһәрләре” дип исемләнгән чара уздырылды. Берничә елдан бирле эшләп килүче бу проект  үзенең максатларына иреште дип әйтергә тулы урын бар. Чөнки  балалар  сорауларга җавапар эзләгәндә бик күп китаплар укылды, мәгълүматлар алынды, яңа дуслар табылды.Табышмакларның сорауларына җаваплар таба алмаганда аларга гаилә членнары да ярдәм итте. Балалар  китапханәдә бер- берсе белән аралашты, фикерләште, вакытларын файдалы итеп уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

10
декабрь, 2022 ел
шимбә

Ел саен, 9 декабрьдә, Россиядә  Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Саба гимназиясенең 4 «Б» сыйныфы укучылары өчен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  «Герой якташларыбыз хәтеребездә яшәсен» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара мәңгелек ут янында Ватан  сугышының геройларын искә алу белән башланып китте. Китапханәче якташларыбыз  Советлар Союзы геройлары: Закиров Г.З., Хәбибуллин З. Х., Башкиров И. С., Хаҗиев В. Х. белән таныштырды, аларның батырлыклары турында сөйләде. Чараның икенче өлеше Саба район балалар китапханәсенең уку залында дәвам итте, анда китапханәчеләр әңгәмә һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

          10 декабрь – Халыкара кеше хокукларын яклау көне. Шул уңайдан, 8 декабрь көнне Саба Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр” клубы ветераннары өчен Алабуга бүлекчәсе «Татэнергосбыт» АҖ филиалының клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Саба офисы начальнигы һәм шул ук вакытта кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булышчысы Галимҗанов Рафиль Хәкимҗан улы чыгыш ясады. Өлкәннәрнең сорауларына тулы  җавапларын бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

         9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Бу көнне без Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын хөрмәтләп искә төшерәбез. Шул уңайдан, 8 декабрь көнне Саба район китапханәсендә «Аларның батырлыклары мәңгелек!" - патриотик сәгать үткәрелде, «9 декабрь – Ватан Геройлары көне» дигән китап күргәзмәсе янында күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде, Саба районының Советлар Союзы геройлары: Башкиров Иван Сергеевич, Закиров Гали Закир улы, Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы, Хаҗиев Вәли Хаҗиәхмәт улы, Дан ордены кавалерлары Корбангали Тимергалиев, Габдулла Мотыйгуллин, Социалистик Хезмәт Геройлары Галим Шәймәрданов, Габделхак Галиев, Гөлбикә Кәримова, Мөдәррис Исламгалиев зур хөрмәт белән искә алындылар, кыскача аларның биографияләре һәм батырлыклары турында сөйләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International