«Герой якташларыбыз хәтеребездә яшәсен» - патриотик сәгать

2022 елның 10 декабре, шимбә

Ел саен, 9 декабрьдә, Россиядә  Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Саба гимназиясенең 4 «Б» сыйныфы укучылары өчен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  «Герой якташларыбыз хәтеребездә яшәсен» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара мәңгелек ут янында Ватан  сугышының геройларын искә алу белән башланып китте. Китапханәче якташларыбыз  Советлар Союзы геройлары: Закиров Г.З., Хәбибуллин З. Х., Башкиров И. С., Хаҗиев В. Х. белән таныштырды, аларның батырлыклары турында сөйләде. Чараның икенче өлеше Саба район балалар китапханәсенең уку залында дәвам итте, анда китапханәчеләр әңгәмә һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International