10 декабрь – Халыкара кеше хокукларын яклау көне. Шул уңайдан, 8 декабрь көнне Саба Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр” клубы ветераннары өчен Алабуга бүлекчәсе «Татэнергосбыт» АҖ филиалының клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Саба офисы начальнигы һәм шул ук вакытта кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булышчысы Галимҗанов Рафиль Хәкимҗан улы чыгыш ясады. Өлкәннәрнең сорауларына тулы җавапларын бирде.