ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

       Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Тургай" приютында " Ягез әле, егетләр!»дигән исем астында күңелле чара узды. Бәйрәм күңелле конкурслар, музыкаль номерлар һәм актив уеннар белән үрелеп барды. Уеннар  егетләргә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Катнашучылар команда рухын һәм бер-берсенә ярдәм итә белүләрен күрсәтеп, төрле сынауларда көч сынаштылар. Бәйрәм рухын кызларның чыгышлары тулыландырып җибәрде. Чара Ватаныбызны саклаучылар арасында үзара ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклап, истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

22 февральдә " Тургай «приютында  «Май чабу» бәйрәмен уздырдык! Бәйрәм бик күп кызыклы уеннар һәм сыйлар белән узды. Балалар күңел ачуларда рәхәтләнеп катнаштылар һәм бер-берсе белән шатландылар. Бигрәк тә балаларның үзләре коймак пешереп, кунакларны сыйлаулары күңелле мизгел булды. Атмосфера бик җылы һәм күңелле иде, ә катнашучыларның йөзләреннән елмаюлар китмэде . Бу озакка истә калырлык бик яхшы чара иде!

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

20
февраль, 2026 ел
җомга

     Безнең балалар йортында кышны озату — «Масленица»га багышланган бәйрәм чарасы узды. Тәрбияләнүчеләр салкын кышны күңелле итеп озатып, күптән көтелгән язны каршы алыр өчен, бу көнне түземсезлек белән көттеләр.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

Ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә торган «Ватанны саклаучылар көне» Россиянең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе.

20 февральдә, әлеге бәйрәм алдыннан, Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде һәм интернатның ир-ат социаль хезмәтләрләр алучыларын бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

19
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

19 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында ,шәфкать туташы җитәкчелегендә, социаль хезмәт алучылар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Бочче" уены үткәрелде. 

  Бу уенда катнашучылар парлап уйный. Уен кагыйдәләре гади: шарларны көндәшеңә  караганда «паллино»га (ак шарга) якынрак ыргытырга кирәк. Беренче карашка бу  уен җиңел кебек тоелса да, бу алай түгел. Ыргытуның җитезлеге һәм төгәллеге кирәк.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

    Ватанны саклаучылар көне алдыннан приютта "Ватанны саклаучылар көненә открыткалар"акциясе оештырылды. Балалар күңел җылысы белән,   иҗади яктагн якын килеп открыткалар ясадылар.

    Шулай ук «Компьюшка» түгәрәгендә башлангыч класс  укучылары Ватанны саклаучылар көненә магнитиклар ясадылар. Балалар рәсемнәрне мөстәкыйль сайларга, документка куярга һәм принтер аша бастырырга өйрәнделәр. Бу аларга иҗатларын үстерергә һәм мөһим бәйрәм белән танышырга ярдәм итте.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

18
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

 18 февраль көнне Лесхоз интернат-йортында күзәтчелек советы утырышы үткәрелде. Учреждениенең 2025 елдагы эше белән таныштылар. 2026 елга планнар белән уртаклаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

     Саба муниципаль районы «Тургай» приютында даими рәвештә тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла. Балалар приют базасында гамәлгә ашырыла торган түгәрәкләргә рәхәтләнеп йөриләр. «Мыльные фантазии» сабын кайнату түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп иҗат итәләр, уникаль хуш исле шедеврлар тудыралар һәм һәр сабын кисәгендә үзләренең иң якты идеяләрен гәүдәләндерәләр.

      "Чудеса плетения " түгәрәге программасын гамәлгә ашыру кысаларында без тәрбияләнүчеләр белән ротангтан кашпо үрәбез.

        Шулай ук без туку станогында «тукучылык» техникасын өйрәнү проектын гамәлгә ашыра башладык. Балалар рәхәтләнеп яңа эшкә өйрәнә башладылар һәм зур кызыксыну белән яңа иҗатны өйрәнәләр. Тукучылык техникасын өйрәнү — ике җеп системасын үреп, тукыма ясауның мавыктыргыч процессы.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Лесхоз  картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташлары социаль хезмәт алучыларның антропометрик мәгълүматларына көндәлек контроль алып баралар. Әлеге процедура йөрәк-кан тамырлары системасының торышын һәм кабул ителә торган препаратларның нәтиҗәлелеген тикшереп тору өчен кирәк. Кан басымын һәм пульсоксиметрияне үлчәү ,эчке органнар эшендә мөмкин булган үзгәрешләрне вакытында ачыклау мөмкинчелеген бирә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

    «Тэмлетамак» түгәрәгенә йөрүчеләр  камыры әзерләү технологиясе һәм балалар яраткан «Сгущенкалы  чикләвек» әзерләү рецепты  белән таныштылар. Камырны үзләре болгаттылар, шарларны тәгәрәтеп, формада пешерделәр, аннары сгущенка белән тутырдылар. Әлбәттә, әзерләү процессыннан соң балалар кухняны чистарттылар, савыт-сабаны юдылар һәм җыештырдылар. Мондый практик дәресләр балаларның кулинария күнекмәләрен үстереп кенә калмыйча, аларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм өйдә чисталык саклауның мөһим күнекмәләренә дә өйрәтә.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International