ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

23 март көнне Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре слеты узды. Тантанада Казаннан килгән кунаклар һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашты.

Тантаналы шартларда район башлыгы Р. Н.Миңнеханов Мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырды.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

22 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Халыкара урман көненә багышланган «Могҗизалар белән тулы урман…» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Планетабызның зур киңлекләрендә сакларга кирәк булган урман массивлары җәелгән. Чөнки урманнарны саклау Җир экологиясенең төп кагыйдәләренең берсе һәм планетадагы тормышны саклауның нигезе булып тора. Чара башында балалар белән урманда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Безнең урманнарда нинди агачлар үсүе, хайваннар яшәве турында сөйләштеләр. Сәяхәт вакытында безнең юлда очраган барлык эзләрне дә таныдылар. Балаларның фантазиясе шулкадәр уйналды ки, аларга хәтта соры бүре, аю һәм төлке йөгереп үткән кебек тоелды. Чара дәвамында балалар урман тормышы турында күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат белделәр, төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, экологик викторина сорауларына җавап бирделәр. Бик күп уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алдылар.

Нәүруз-ул игелек бәйрәме.Ул кешеләрне бер-беренә якынайта. Бу гүзәл көндә кешеләр иске үпкәләрен оныталар,гафу итәләр. Бу бәйрәм безнең жиребезгә,кешеләрнең бу дөньяга игелек һәм тынычлык өчен көрәшергә,туганнарын искә төшерү өчен килә. Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз! Җир йөзендә тоташ бер ямь ул! Җир,табигатъ белән кеше җанын, Игез-тигез иткән бәйрәм ул!.Олы Нырты авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде. 21 март көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Куңелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле ярышлар үткәрелде, җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.


21
март, 2021 ел
якшәмбе

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары - «Россия Мирасы» Бөтенроссия конкурсы призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

20
март, 2021 ел
шимбә

Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Асылташ» бию  коллективы өстәл теннисы буенча ярышларны ачу тантанасында чыгыш ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тимершык мәдәният йортында "Торсакта без төрле җирләрдә - без яшибез татар илендә " дип исемләнгән район конкурсының "Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы"на багышланган зона туры булып узды. Бәйгедә 13 авылдан килгән үзешчәннәр чыгыш ясады.


19
март, 2021 ел
җомга

Явлаштау мәдәният йортында "Торсак та без төрле җирләрдә, без яшибез Татар илендә" район конкурсының зона туры үтте. Явлаштау мәдәният йортыннан җыр номинациясе буенча татар халык җыры "Бибисара" җыры белән Ринат Шамилов, бию номинациясе буенча "Сәйлән" коллективы "Дуслык " биюе белән, фольклор һәм халык иҗаты номинациясе буенча "Канәфер" фольклор коллективы "Бирнә җыю" йоласын күрсәтте һәм Галисә апа Галимҗанова "Сабыр булыйк" дигән мөнәҗәт укыды. Фойеда "Кулдан күчкән күңел җылысы" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе эшләнде. Галимзянова Рәмзия апаның чиккән сөлгеләре, Әхмәтҗанова Адиләнең чиккән кулъяулыклары, Ваисова Резеданың алъяпкычлары һәм Алия Файзрахманованың үргән кәрҗиннәре урнаштырылды.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Созвездие - Йолдызлык - 2021” зона ярышларында югары күрсәткечләргә ирешеп кайттылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17 март көнне Лесхоз мәдәният йортында "Торсакта без төрле җирдә - без яшибез Татар илендә" дип исемләнгән район конкурсының "Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы"на багышланган чираттагы зона туры булып узды. Конкурста Ике басу Арташ мәдәният йортыннан "Сәйлән бөртекләре", җитәкчесе Сабирова Зөлфинә Рафил кызы, "Хәзинә" балалар хореография коллективы, җитәкчесе Каюмова Гөлсинә Вагыйз кызы, катнашты, вокал-соло номинациясендә "Ахирәтләр" клуб берләшмәсендә катнашучылар Сәлахиева Рузилә Фәнил кызы, Гасимуллина Сәрия Галиәкбәр кызы чыгыш ясады. "Уңган куллар" клуб берләшмәсе осталарының кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә язның матур бәйрәме Нәүрүз уңаеннан авыл халкыннан балалар белән бирнә җыюны оештырдылар. Нәүрүзгә бирнә җыю инде онытылып барса да мәдәният хезмәткәрләре төрки халкының бу йоласын онытмыйлар, балаларда гореф-гадәтләргә кызыксыну уяталар. Авыл халкы да зарыгып көтеп ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International